news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Синхрон йөзү үзәге булачак

Казанда дөнья чемпионатына төзелгән бассейн шуның өчен Чаллыга китерелә

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда су төрләре буенча ФИНАның XVI дөнья чемпионаты өчен әзерләнгән 50 метрлы җыелма бассейннарның берсе Чаллыга китерелә. “Гренада” паркында урнашачак бассейнда яңа чемпионнар әзерләү өчен бөтен шартлар да булыр, дип ышандыра оештыру комитеты.

Синхрон йөзү буенча Татарстанның баш тренеры Нинель Кожедуб әлеге куанычтан Чаллыда калырга ризалык бирде. 25-26 август көннәрендә легендар тренер синхрон йөзү секциясенә малайлар төркемен туплый да башлады, дип белдерә “Шәһри Чаллы” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot