news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда сигезенче каттан егылып төшкән 12 яшьлек кыз исән калган

Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган бала хастаханәгә озатылган.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда 12 яшьлек мәктәп укучысы сигезенче каттан егылып төшкән һәм исән калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Фаҗига узган якшәмбедә Яңа шәһәрнең бишенче комплексында булган. 12 яшьлек кыз  әти-әниләре белән сигезенче катта урнашкан фатирда яши һәм шул фатир тәрәзәсеннән егылып төшә.

«Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган бала Кама балалар медицина үзәгенә озатылган. Кызның хәле авыр, әлегә тотрыклы түгел. Ул реанимациядә ята», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100