news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда шоссе велоспорты буенча беренчелеккә ярышлар башланды

Ярышлар трек программасы буенча биш йөз метрлы бердән ундүрткә кадәр боҗралы дистанцияләрдә уза.

(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Бүген Чаллыда Җиңү кубогына шоссе велоспорты буенча шәһәр беренчелегенә ачык ярышлар башланды, дип хәбәр итә “Челнинские известия”.

Ярышлар трек программасы буенча биш йөз метрлы бердән ундүрткә кадәр боҗралы дистанцияләрдә уза.

Велоярышларда “Яр Чаллы” һәм “Виктория” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары катнаша.

Нәтиҗәләр буенча, җиңүчеләргә шәһәр башкарма комитетының Физкультуры һәм спорт идарәсе грамоталары һәм дипломнары тапшырылачак.

  • Шоссе велоспорты - каты өслекле юллар буенча шоссе велосипедларында ярыш, велоспортның бер төре. 1896 елдан башлап Олимпиада дисциплиналары исемлегенә кертелгән. Бу җәйге спорт төре, сезоны иртә яздан башлана, көз көне тәмамлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot