news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда шикәр диабеты диагнозы куелган балалар саны арта

Балаларда шикәр чире стресс, кискен авырулар, гормональ үзгәрешләр һәм башка сәбәпләр белән күренмәскә мөмкин, дип кисәтә табиблар.

 (Яр Чаллы, 16 октябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”). Хәзерге вакытта Чаллыда 145 бала эндокринологта исәптә тора, аларның 19ына шикәр диабеты диагнозы быел куелган. Табиблар әйтүенчә, бу куркыныч чир белән авыручы балалар саны арта, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" газетасы.

Белгечләр фикеренчә, әлеге чирнең төп сәбәбе – генетик һәм аутоиммун яктан йомшаклык. Андый балаларда шикәр чире стресс, кискен авырулар, гормональ үзгәрешләр һәм башка сәбәпләр белән күренмәскә мөмкин.

Табиблар төшенкелеккә бирелмәскә өнди. “Диабет хөкем түгел, ә яшәү рәвеше”, – диләр алар. Балаларга һәм аларның ата-аналарына медицина ярдәме күрсәтү максатыннан, 1999 елдан башлап шәһәрдә шикәр диабеты мәктәбе эшли. Аны табиб-балалар эндокринологы Роза Сәлимуллина алып бара. Ул балаларның тукландыруны планлаштырырга, кандагы глюкоза дәрәҗәсен һәм инсулин терапиясын контрольда тотарга өйрәтә, диелә язмада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100