Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда шартлау турында социаль челтәрләрдә таралган хәбәрне экстрен хезмәтләр кире кага
Полиция экипажы һәлакәт булган дип хәбәр ителгән урынга барган, әмма гадәттән тыш хәл эзләрен тапмаган.
(Чаллы, 11 апрель, “Татар-информ”, Эльвира Мәхәммәтдинова). Чаллыда шартлау турында социаль челтәрләрдә таралган хәбәрне экстрен хезмәтләр кире кага.
Социаль челтәрләрдә Чаллыда “Мегастрой” сәүдә үзәгендә шартлау булуы, аннан кешеләрнең бинадан чыгулары турында мәгълүмат таралды. Шаһитларның бер өлеше шартлауга охшаш тавыш фойедагы кафе ягыннан ишетелде дисә, икенчеләре сирена тавышын гына ишеткән һәм бинадан чыккан.
“Татар-информ” агентлыгына ашыгыч хезмәтләрдә хәбәр итүләренчә, “Мегастрой” сәүдә үзәгендә гадәттән тыш хәл турында мөрәҗәгать итүче булмаган. “Сәүдә үзәге администрациясе һәлакәт турындагы гариза белән мөрәҗәгать итмәде”, - диделәр полициядә.
Шулай да “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, полиция экипажы һәлакәт булган дип хәбәр ителгән урынга барган, әмма гадәттән тыш хәл эзләрен тапмаган.
Сәүдә үзәге администрациясе әлегә бу турыда аңлатма бирми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз