Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинны искә алу кичәсе үтте
15нче февраль көнне бу талантлы, тынгы белмәс шагыйрьнең тууына 75 ел була.
(Чаллы, 14 февраль, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”, Энҗе Хөснетдинова). Чаллының 12нче санлы татар китапханәсендә шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинны искә алу кичәсе үтте, дип яза “Шәһри Чаллы” газетасы.
Анда китап укучылар шагыйрьнең тормышы, иҗат юлы белән таныштылар. Очрашуда язучылар Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова, Зөләйха Минһаҗева һәм шагыйрьнең тормыш иптәше Фәния апа Хамматова катнашты.
Язучылар Факил Сафин һәм Рәшит Бәшәр шагыйрь турындагы үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, ә Фәния Хамматова К.Сибгатуллинның вафатыннан соң чыккан китаплары, шагыйрьгә багышлап чыгарылган “Нурлар суга төшә сынып-сынып...” исемле истәлекләр җыентыгы турында сөйләде. Кичәдә Зөләйха Минһаҗева һәм китап укучыларыбыз Кадыйр абыйның шигырьләрен башкардылар, аудиоязмадан шәһәребез җырчылары башкаруында К.Сибгатуллин сүзләренә язылган җырларны тыңладылар. Кадыйр Сибгатуллинның иҗаты укучыларда зур кызыксыну уятты.
15нче февраль көнне бу талантлы, тынгы белмәс шагыйрьнең тууына 75 ел тула. Бары тик 52 ел яшәп кала шагыйрь, күпме әйтелми калган сүз, язылып бетмәгән шигырь, нәшриятка бирелгән китап чыгып җитмәгән көе кала. Бу дөньядан вакытсыз китеп барса да, шагыйрь К.Сибгатуллин буыннардан-буыннарга тапшырырлык олы шигъри мирас калдырып ките, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз