news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чаллыда шәһәрдәге иң зур мәктәпне ачтылар
Яңа уку йорты ике бассейн, футбол кыры һәм скалодром белән җиһазландырылган.
Скопировать ссылку
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда шәһәрдәге иң зур мәктәп үз ишекләрен ачты. Яңа уку йортын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
1200 урынлы мәктәп бер юлы 13 беренче сыйныфны кабул итәчәк.
«Бу – сезнең шәһәрнең перспективалары зур булуы хакында сөйли! – диде Рөстәм Миңнеханов. – Хакимиятнең бурычы – яшәү өчен тиешле шартлар тудыру, балалар бакчалары, мәктәпләр, йортлар төзү. Хәерле юлга!»
Чаллының 36 нчы микрорайонында ачылган белем йорты ике бассейн, ике спорт залы, футбол кыры һәм скалодром белән җиһазландырылган. 500 урынлы концерт залы да бар. Бинаның гомуми мәйданы – 24,6 мең квадрат метрга якын.
Мәктәп республика һәм федераль бюджет акчасына төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot