Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда “Серле сандык” проекты гамәлгә ашырыла
Чаллының җиде мәктәбеннән килгән командалар “Алсу” шигырен башкару буенча осталыкларын күрсәттеләр.
(Чаллы, 23 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Илдар Исламов). "Шатлык” Яр Чаллыда татар балалары һәм яшьләре өчен милли чаралар үткәреп телебезгә, әдәбият-сәнгатебезгә мәхәббәт уятучы үзәкләрнең берсе. Биредә саф татарча бәйге-конкурслар, очрашулар, кичәләр еш булып тора. Үзәктә милли чараларның югары сыйфатлы һәм даими үтүе андагы хезмәткәрләргә бәйле. Илүсә Азат кызы Әүхәдиева бу эшләрнең башында тора.
“Серле сандык” проекты – мәктәп балаларының иң яратып катнаша торган бәйгеләрнең берсе. Монда яшь буын интеллектуаль уеннарда үзен сынап карый, мәктәбе даны өчен көрәшә, яңа белемнәр үзләштерә. “Серле сандык”ның чираттагысы күренекле шагыйрь Һади Такташ иҗатына багышланган иде, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.
Чаллының җиде мәктәбеннән килгән командалар “Алсу” шигырен башкару буенча осталыкларын күрсәттеләр. Кайбер командалар аны тулы бер тамаша итеп әзерләгәннәр. Шунысы да әле куанычлы: конкурсларда һәрвакыт рус мәктәпләреннән дә катнашулары бу проектның популярлыгы турында сөйли. “Серле сандык” чарасына һәрвакыт танылган артистларны, язучыларны, шагыйрьләрне, сәнгать әһелләрен чакырып очрашулар үткәрәләр. Алар бәйге вакытында жюри әгъзасы булып та торалар, соңыннан үз иҗатлары белән дә таныштыралар.
Бу юлы кунак - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, “Шәһри Чаллы” газетасы баш мөхәррире Мирһади Разов иде. Ул балалар белән аралашты, татар әдәбиятенә кагылышлы сораулар бирде, шигырьләрен укып алкышлар кабул итте. Балалар Һади Такташның иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Командалар җыр-биюләр дә әзерләп килгәннәр, шуңа да чара бик җанлы һәм күркәм үтте. Соңыннан җиңүчеләрне билгеләделәр.Чаллының 4 санлы мәктәбе командасы иң күп балл җыеп алдынгылыкны яулады, дипломга ия булды. Шунысы да сөенечле: балалалар кайтып киткәндә алдагы уенның кайчан буласын белештеләр, ул 20 апрельдә Габдулла Тукайның “Су анасы” әсәре буенча үтәчәк икән. Менә шулай милли тәрбия буенча “Шатлык” үзәге күркәм эшләр башкара, диелә "Шәһри Чаллы" газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз