Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда сайлаучыларның яртысыннан күбрәге беренче ике көндә тавыш биргән
Чаллы башлыгы сайлау участокларында санитар эшкәртүнең тиешенчә үткәрелүен әйтте.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 13 сентябрьнең иртәсенә булган мәгълүматларга караганда, Чаллы халкының 65 проценты тавыш биреп өлгергән инде. Казанда бердәм тавыш бирүнең матбугат үзәгендә узган видеоэлемтәдә Чаллы мэры Наил Мәһдиев шул хакта хәбәр итте.
«Ике көндә тавыш бирү әйбәт нәтиҗә күрсәтте. 400 мең сайлаучының 248 меңнән артыгы , ягъни 60 проценттан күбрәге беренче ике көндә тавыш бирде. Иртәнге сәгать унга 64 процент сайлаучы тавыш биреп өлгергән иде инде», — дип сөйләде.
Чаллы башлыгы сайлау участокларында санитар эшкәртүнең тиешенчә үткәрелүен әйтте. «Шәхси саклык чаралары кирәкле күләмдә, карап торучылар күп. Сайлауда барысы да ачык, һәр кеше тавыш бирү процессын күрә ала. Сайлау процессын оештыру тиешенчә үтәлә дип саныйм», — диде ул.
Бәйрәм программаларына килгәндә, Чаллыда зур бәйрәм үткәрү каралмаган. Бу коронавирус таралу куркынычы белән бәйле. Наил Мәһдиев бәйрәм чаралары микрорайоннарда гына узачагын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз