news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда сайлау көннәрендә 59 пар гаилә корган

Ел башыннан шәһәрдә 2,5 меңнән артык яшь пар никахларын рәсмиләштергән.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Яр Чаллыда сайлау көннәрендә 59 яңа гаилә барлыкка килгән. 17 сентябрьдә 25 яшь пар никахлашса, 18 сентябрьдә Яр Чаллыда 34 пар мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән. Бу хакта шәһәр басмасы хәбәр итә.

Яр Чаллыда никах теркәү саны арта. Ел башыннан бирле Тантаналар сараенда 2 558 пар гаилә корган.


news_right_1
news_right_2
news_bot