news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда "Самавыр" бәйрәме үткәрелде

Мәдәният хезмәткәрләре Чаллы халкының һәм шәһәребез кунакларының ялын файдалы һәм күңелле уздыру өчен, төрле чаралар үткәрәләр.

(Чаллы, 7 июль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы").  Җәй мәгариф хезмәткәрләре өчен каникуллар, ә мәдәният хезмәткәрләренең "урак өсте" дисәң дә ялгыш булмас. Чаллыда парк, скверлар аркач, мәдәният хезмәткәрләренең эше тагын да артты. Алар Чаллы халкының һәм шәһәребез кунакларының ялын файдалы һәм күңелле уздыру өчен, төрле чаралар үткәрәләр, дип яза җирле басма.

Мәдәният идарәсе, тарих һәм туган якны өйрәнү музее белән берлектә ГЭС бистәсенең Тукай яр буенда "Самавыр" бәйрәме үткәрде. Татар авылы рухында оештырылган әлеге чарага килүчеләр рәхәтләнеп ял иттеләр: гармунга кушылып җырладылар, биеделәр. Мастер-класслар нәни тамашчыларның күңеленә аеруча хуш килде. Ә викторина шәһәрдәшләргә һәм кунакларга Чаллы тарихына кагылышлы күп сорауларга җавап алырга ярдәм итте. Бәйрәмдә тамашачы мәхәббәте призына "Самавыр янында" дип исемләнгән күргәзмә лаек булды.

Беренче сәнгать мәктәбе укытучылары исә Мәләкәс елгасының Кыңгыраулы күпер янындагы соры, ямьсез диварларга "җан өрделәр". Алар бетон плитәләргә төрле төстәге буяулар һәм пумала ярдәмендә җәй рәсемнәре ясадылар. Рәсамнар үз эшләрен җиренә җиткереп башкардылар. Нәтиҗәдә ямьсез диварларда матур чәчәкләрдән торган картиналар барлыкка килде. Алар бу тирәдә яшәүчеләрнең күңеленә дә хуш килде. "Кич белән дустым Фәридә белән биредә җәяү йөрибез. Соры плитә ямьсез булып тора иде. Хәзер монда ромашка, мәк чәчәкләре барлыкка килде. Бу эшне башлап йөрүчеләргә, башкаручыларга Аллаһының рәхмәте яусын", – ди ГЭСның 7нче бистәсендә яшәүче Сания Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100