news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда салкын тидереп авыручылар арткан

Әлеге авыруның бу атнада гына 2475 очрагы теркәлгән.

(Чаллы, 25 гыйнвар, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда кискен респиратор йогышлы авырулар белән чирләү очрагы ешайган. Әлеге авыруның бу атнада гына 2475 очрагы теркәлгән. Узган атна белән чагыштырганда бу сан 4 % ка арткан, дип яза җирле басма.

Шулай ук, белгечләр шәһәрдә кискен эчәклек авыруы белән чирләүнең 79 очрагын теркәгән.

 Чаллыда агулану очраклары да артып киткән. Шулар арасында өчесе исле газ белән, икесе дарулар, калганнары исерткеч эчемлек, наркотик матдәләр һәм серкә кислотасы белән агуланганнар. Зыян күрүчеләрнең 92% ир-атлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot