news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда "Салават кубогы-2017" традицион кышкы трек узышлары үтәчәк

"Салават кубогы" – Россиядә автоспорт буенча бердәнбер хәйрия ярышы.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 18-19 февраль көннәрендә Татарстанның Чаллы шәһәрендә «Салават кубогы-2017» традицион кышкы трек узышлары үтәчәк. Бу хакта үзенең Instagram битендә Татарстанның халык, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры Салават Фәтхетдинов хәбәр иткән.

Традиция буенча, узышлар шәһәр ипподромында үтәчәк. Автоградка Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән автоспорт яратучылар җыелачак.

Искәртеп үтик, Салават кубогы – илдә автоспорт буенча бердәнбер хәйрия ярышы. Ярышларда катнашучылар приз фондының һәм старт взносларының күп өлешен Чаллы балалар йортына тапшыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot