news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда сабыйны чүп савыты янында калдыру очрагы буенча җинаять эше кузгатылган

Россия Тикшерү комитеты хезмәткәрләре тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эше ачарга карар кыла.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). 25 апрельдә кичен Чаллының перинаталь үзәге янындагы чүп савытлары артында чама белән бер айлык кыз бала табу очрагы буенча, Россия Тикшерү комитеты тикшерүчеләре «Сабыйны үтермәкче булу» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенчаТикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, сабыйны аның тавышын ишеткән үтеп баручылар күреп ала һәм хастәханәгә тапшыра. Хәзерге вакытта баланың гомеренә куркыныч янамый.

Әлеге очракның килеп чыгуы һәм явыз ниятле кешенең шәхесен билгеләү буенча тикшерү эшләре һәм оператив-эзләү чаралары башкарыла. Тикшерүчеләр видео-күзәтү камералары язмаларын өйрәнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100