news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда сабыйларны Коръән уку бәйгесенә дәшәләруку буенча Россиякүләм бәйгесе үткәрелә

Балалар дүрт яшь төркеменә бүленеп ярышачаклар.

Чаллыда сабыйларны Коръән уку бәйгесенә дәшәләруку буенча Россиякүләм бәйгесе үткәрелә
архив/Салават Камалетдинов

 (Чаллы, 17 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). 28 мартта Яр Чаллының "Ак мәчете"ндә 23 тапкыр балалар арасында Коръән уку буенча Россиякүләм бәйгесе үткәрелә. Анда теле ачылган Коръән сүрәләрен белгән сабыйлардан алып 16 яшькәчә үсмерләр катнаша ала. Бәйгене Татарстан Республикасы Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте һәм "Ислам нуры" дини-эшмәкәрлек үзәге оештыра, дип яза җирле басма.

Балалар дүрт яшь төркеменә бүленеп ярышачаклар. Аларны Чаллы мәчетләре имамнары бәяләячәк.

Елдан-ел ошбу изге китапны уку, белү, сүрә-аятьларны яттан сөйләү конкурсының дәрәҗәсе арта бара, анда катнашырга күрше Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Киров, Самара өлкәләреннән дә киләләр. Ә республикабызның исә барлык районнарыннан да, башкалабыз Казаннан да мөселман балалары күпләп катнашалар.

Оештыручылар бу бәйгедә катнашкан бер сабыйны да бүләксез калдырмыйлар. Быел да иганәчеләр ярдәме белән кыйммәтле бүләкләр әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot