Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда "Сабан туе гүзәле" исеме билгеле булды
Әлеге исемгә Татар драма театры актрисасы Гөлинә Минһаҗева лаек булган.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Чаллыда «Сабан туе гүзәле-2018» бәйгесенең финалы узды, дип яза «Челнинские известия» газетасы.
Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында сәхнәгә 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге 11 кыз – татар телен камил белүче югары һәм урта уку йортлары студентлары, шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләре чыккан. Кызларны бер ай дәвамында режиссер һәм вокал, хореография, сәхнә теле, модель сәнгате буенча педагоглар әзерләгән. Шулай ук чибәркәйләр белән модельерлар һәм визажистлар да эшләгән.
Бәйгедә катнашучылар «визит карточкасы»нда үзләре һәм мавыгулары турында сөйләгән, шулай ук хореография һәм вокал осталыкларын күрсәткән.
Сабан туе гүзәле исеменә Татар драма театры актрисасы Гөлинә Минһаҗева лаек булган. Кызга чит илгә юллама тапшырганнар. 23 июньдә ул конкурста финалга чыккан кызлар белән бергә шәһәр Сабан туеның абсолют батырын котлаячак. Шулай ук бәйрәмнең мактаулы кунакларын каршы алачак.
- «Сабан туе гүзәле» бәйгесе 25 ел дәвамында үткәрелеп килә. Ул татар телен саклау, милли гореф-гадәтләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз