Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда "Сабан туе гүзәле-2017" билгеле булды
"Сабантуе гүзәле-2017" исеменә Сарман районында туган, Чаллы Дәүләт педагогия университетында 3 курста гыйлем алучы 20 яшьлек Алия Фәйзуллина лаек.
(Чаллы, 30 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Чаллының Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында "Сабантуе гүзәле-2017" бәйгесе үтте. Анда туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф –гадәтләребез, йолаларыбызны бик яхшы белгән, талантлы милләт кызлары катнашты. Мәртәбәле жюри ике сәгать барган тамаша- бәйгедә 10 сылуның уңган-булганлыгың, гүзәллеген күзәттеп җиңүчене билгеләде, дип яза җирле басма.
Кызларның барсына да номинациядәләрдә мактаулы исемнәр һәм бүләкләр тапшырылды. Ә "Сабантуе гүзәле-2017" исеменә Сарман районында туган, бүгенге көндә Чаллы Дәүләт педагогия университетында 3 курста гыйлем алучы 20 яшьлек Алия Фәйзуллина лаек булды.
"Шәһри Чаллы" газетасы сайтында тавыш бирүләрдә Мулланур Вахитов исемендәге 2 татар гимназиясе укытучысы Айгөл Абдуллина җиңде.(4879 тавыш) Редакция аңа 5000 сумлык бүләк тапшырды. Икенче урынны 6287 тавыш җыеп КАМАЗ хезмәткәре Альбина Биктимирова алды. Аңа газетабызда котлау бирү өчен 1 меңлек сертификат тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз