news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «Сүнгән йолдызлар» спектакленең онлайн-премьерасы күрсәтеләчәк

Трансляция турыдан-туры Казаннан, Камал театрыннан HD-сыйфатта барачак. Мондый тәҗрибә татар театрында беренче мәртәбә үтә.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). 16 февральдә 18.00 сәгатьтә Чаллы кинотеатрында онлайн режимда «Сүнгән йолдызлар» спектакленең премьерасы күрсәтеләчәк. Бу хакта Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Трансляция турыдан-туры Казаннан, Камал театрыннан HD-сыйфатта барачак. Мондый тәҗрибә татар театрында беренче мәртәбә үтә.

«ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүлеп биргән субсидияләр ярдәмендә без трансляция өчен махсус җайланмалар сатып ала алдык. һәм менә яңа биеклеккә чыгарга — спектакльләребезне кинотеатрларда зур экранда күрсәтергә булдык», — Г.Камал театры директоры Илфир Якупов.


news_right_1
news_right_2
news_bot