Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда сүндерелмәгән тәмәке биш катлы йортта янгын чыгуга сәбәп булган
Янгын бүген ЗЯБ бистәсендә 14/12нче йортта булган.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда сүндерелмәгән тәмәке биш катлы йортта янгын чыгуга сәбәп булган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына ЗЯБ бистәсендә биш катлы 14/12нче йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр бүген 10.45 сәгатьтә килгән.
Ике минуттан Гадәттән тыш хәл урынына 55нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килеп тә җиткән. Янгын сүндерүчеләр дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирның балконы һәм стеналары януын ачыклаган. Янгын бишенче каттагы фатирга да менгән һәм ярты фатирга таралган.
Янгын сүндерүчеләр янгынны тиз сүндергән. Янгын 10 кв. м мәйданга зыян салган.
Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр юк. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуга сүндерелмәгән тәмәке сәбәп булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз