Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләре йөзү буенча ярышты
Ярышта ирекле стиль белән 50 метр дистанциягә йөзү буенча җиңүчеләр ачыкланды.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Чаллыда «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында медицина хезмәткәрләре арасында йөзү буенча турнир узды. Спорт чарасы «Сәламәтлек-2022» Спартакиадасы кысаларында оештырылды.
Спортчылар ирекле стиль белән 50 метр дистанция үз көчләрен сынап карый алды. Барлык катнашучылар да осталыкларын, спорт рухын, җиңүгә омтылышын күрсәтте. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗәгә Михаил Андреев (4нче шәһәр сырхауханәсе) иреште, икенче — Ирек Шәрипов (ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе), өченче — Валерий Кондаков (йогышлы авырулар хастаханәсе).
Хатын-кызлар арасында беренчелекне Светлана Артемьева (сугыш ветераннары өчен госпиталь) яулады, икенче урында — Виолет Магбутова (йогышлы авырулар хастаханәсе), өченче — Анастасия Арбузова (ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе).
Призерларга һәм җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз