news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда сәламәтләндерү комплексында янгыннан ике кешене коткардылар

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Чаллыда сәламәтләндерү комплексында янгыннан ике кешене коткардылар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кич белән Чаллының сәламәтләндерү комплексында чыккан янгыннан ике кеше коткарылды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә 112 бердәм номерына Чаллыда сәламәтләндерү комплексында янгын чыккан дигән хәбәр килде.

Янгын сүндерүчеләргә ут белән көрәшү өчен 20 минуттан да азрак вакыт кирәк булды.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк бинадан ике кеше чыкты.

Янгынның мәйданы 2 кв. метр тәшкил итте. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде. Янгынның сәбәпләре ачыклана.


news_right_1
news_right_2
news_bot