Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда сөләйман балыгын эшкәртү заводы булачак
Норвегиянең Nores Watertech компаниясе Казанның "Идея"технопаркы белән берлектә Яр Чаллыда сөләйман балыгын эшкәртү заводын ачарга килештеләр.
(Чаллы, 11 октябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Чаллыда сөләйман балыгын эшкәртү заводы булачак. Норвегиянең Nores Watertech компаниясе Казанның "Идея"технопаркы белән берлектә Яр Чаллыда сөләйман балыгын эшкәртү заводын ачарга килештеләр, дип яза җирле басма.
Заводны төзүөчен 8,5 гектар җир бүлеп бирелә. Аны бер ел эчендә төзеп бетерергә уйлыйлар. Балык заводының беренче чиратын төзү өчен 26,9 миллион евро тотылачак. Һәм ул сафка баскач елына 3 мең тонна сөләйман балыгын эшкәртерлек ерәргә ия була. Аннан соң инде завод киңәеп яңа цехлар эшләп киткәч, Чаллы балык заводы елына 10 миллион тонна балык ризыклары җитештерәчәк.
Сөләйман балыгын баштагы чорда Норвегиядән һәм илебезнең балык тоту предприятиеләреннән китерәчәкләр. Соңыннан Чаллының үзендә, ябык сулыкларда бу төр балыкны үрчетә һәм үстерә башлыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз