news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда сәүдә комплексын таларга җыенган ир белән хатынны тоткарлаганнар

Бу кешеләрне шәһәрнең Үзәк районында тоткарлаганнар.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәре үзәгендә сәүдә комплексын таларга җыенган ир белән хатынны - гаилә парын тоткарлаганнар. Бу хакта «Дельта» сак предприятиесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шәһәрнең Үзәк районында сәүдә комплексыннан хәвеф турында хәбәр килгән. Комплекс хезмәткәрләре ир-ат белән хатын-кыз зур сумкага сиздермичә 700 сумлык товар яшерүләрен һәм качарга җыенуын сөйләгән», - диделәр сак предприятиесендә.

Каравылчы каракларны тоткарлаган һәм аларны аерым бүлмәгә озаткан, анда алар полицейскийлар килүен көтеп торган.

news_right_1
news_right_2
news_bot