Чаллыда роботлар җыячаклар
Япония компаниясенең Россиядәге беренче вәкиллеге ачыла
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Чаллыда Япониянең ”Fanuc” роботлар җитештерү компаниясенең Россиядәге беренче вәкиллеге ачыла. Әлегә офислар икәү генә булачак һәм икенчесен Мәскәүдә ачарга җыеналар. Японнарның Яр Чаллыны сайлавы очраклы гына түгел. Кама төбәгендәге иң мөһим сәнәгать үзәге буларак,өстенлек безнең шәһәргә бирелгән, дип яза “Шәһри Чаллы” газетасы.