news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ришвәт бирергә тырышкан машина йөртүчене хөкем иткәннәр

Шәһәр суды ир-атны гаепле дип тапкан һәм шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иткән.

(Чаллы, 4 гыйнвар, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда салмыш машина йөртүче юл-пост хезмәте хезмәткәренә ришвәт тәкъдим иткән һәм шуның өчен шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган ел октябрь аенда Сидоровка бистәсендә юл-пост хезмәте хезмәткәре исерек машина йөртүчесен туктаткан. Ул куркынычсызлык каешын да эләктермәгән булган. Протокол төзергә патруль машинасына чакыргач, ул юл-пост хезмәте хезмәткәренә ришвәт тәкъдим иткән һәм 15 мең акча куйган.

Шәһәр суды ир-атны гаепле дип тапкан һәм шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Чаллы ЮХИДИ башлыгы Радик Кадыков патруль машинасы салоннарында видео һәм аудиоязма алып барылганлыгы хакында машина йөртүчеләрне бер тапкыр гына кисәтмәгән.

Аерым алганда, журналистлар белән очрашуда ул: “Патруль хезмәткәрләренең формалы киемнәренә тавыш яздыру җайланмасы беркетеп куела. Махсус машина салоннары дүрт камералы видеофиксация белән монтажланган һәм бу салонда ни барганын ачык күрсәтә. Шунлыктан, регламент буенча барлык протоколлар ЮХИДИ автомобильләрендә төзелә”, - дип аңлатты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100