Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда республикакүләм Коръән бәйгесе булды
Катнашучылар биш яшь төркеменә бүленеп үз гыйлемнәрен күрсәттеләр.
(Чаллы, 24 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда балаларның республика күләмендә XXII Коръән уку бәйгесе булып узды. Елдан-ел анда катнашучы балалар саны арта. Бәйгегә килүчеләрнең географиясе дә киңәя, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.
Коръән уку осталыгы бәйгесендә Удмуртиянең Можга шәһәреннән, җөмһүриятебезнең Аксубай, Актаныш, Чирмешән, Тукай, Түбән Кама, Алабуга, Мөслим, Әлмәт, Әгерҗе, Казан, Менделеевск, Чаллы шәһәр-районнарыннан 140 бала (72 ир бала һәм 68 кыз бала) катнашты. Балаларны үзенә шәһәрнең “Ак мәчет”е җыйды. Коръән уку осталыгы бәйгесен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте, “Ислам нуры” дини-эшмәкәрлек Үзәге оештырды. Балаларның осталыгын шәһәр мәчетләре хәзрәтләре бәяләде. Бәйгегә Татарстан мөселманнары мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин килде. Ярышта малайлар аерым, кызлар аерым көч сынашты. Катнашучылар биш яшь төркеменә бүленеп үз гыйлемнәрен күрсәттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз