news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда республикада беренче тапкыр йөрәккә кыска кисем аша операция ясалды

Кисем – 5 сантиметр гына булгач, җөй дә кечкенә була

 (Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә митраль клапанга опреацияне күкрәк читленең зур булмаган өлеше аша ясадылар. Операцияне яңа технология буенча башкарырга Чаллы хирургларына Новосибирск шәһәренең академик Е.Н.Мешалкин исемендәге как әйләнеше патологиясе фәнни-тикшеренү институтының яңа хирургия технологияләре Үзәгеннән хезмәттәшләре ярдәм итте.

Яңа технологияләр бу операцияне 5 сантиметр кисем аша үткәрергә мөмкинлек бирә – бу иң мөһиме. Һәм, әлбәттә, тәндәге җөйнең кечкенә булуы, бу бигрәк тә яшь ир-егет һәм хатын-кызлар өчен әһәмияткә ия, дип хәбәр итә “ Якты юл” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot