Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда ремонт ясаучылар бергәләп югарыдан егылып төшкән
Автокалада шундый гадәттән тыш вакыйга булган
(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Чаллыда шаккатмалы вакыйга булган. Ремонт ясаучы бригада балкон тышлаганда люлька белән бергә 3 нче каттан килеп төшкән. Бик каты имгәнгән эшчеләр бергә сырхауханәгә озатканнар, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.
Шул рәвешле, 9 апрель иртәнге 9да Чаллының Яңа Шәһәр комплексындагы 16/11 нче йорт янында, иртәнге планеркадан соң, 3 эшче төзелеш люлькасында 3 нче кат турысына күтәрелгән һәм, ниндидер сәбәптән, кинәт күтәрткеч өзелеп, ирләр люлька белән бергә егылып төшкән. Эшчеләрнең берсенә 46 яшь булып, калган икесенә – 39ар яшь.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз