news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда өрдергәндә шартлаган тәгәрмәч вахта автобусы йөртүчесе үлеменә китергән

Фаҗига “Лес сервис” ҖЧҖтә килеп чыккан.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Чаллыда өрдергәндә шартлаган тәгәрмәч вахта автобусы йөртүчесе үлеменә китергән. Бу хакта “Челнинские известия” хәбәр итә.

Узган шимбәдә көндез “Лес сервис” ҖЧҖтә вахта автобусының 58 яшьлек йөртүчесен үлгән килеш тапканнар.

Белгечләр аның ул көнне автобусны ремонтлавын ачыклаган. Ир-ат тәгәрмәчне кабартканда шинасы шартлап киткән. Автобус йөртүче читкә очып киткән һәм  каты бәрелгән. Имгәнү нык булган, ул үлгән.

Әлеге факт буенча тикшерү бара.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot