news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Рөстәм Миңнехановка яңа «КАМАЗ-6282» электробусын тәкъдим иттеләр

ТР Президенты эш сәфәре белән Автокалага килде.

Чаллыда Рөстәм Миңнехановка яңа «КАМАЗ-6282» электробусын тәкъдим иттеләр
tatarstan.ru

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Чаллыга сәфәре барышында яңа «КАМАЗ-6282» электробусын тәкъдим иттеләр. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Татарстан Президенты КАМАЗ цехларына электробуста юл тотты», - диде ул.

Яңа электробуста иң заманча җиһазлар, шул исәптән ике зоналы климат-контроль системасы, медиасистема урнаштырылган, Wi-Fi да бар. Электробус салонында маршрут турында мәгълүмат бирә торган медиаэкраннар, мобиль җайланмаларны кору өчен USB-слотлар куелган.

Рөстәм Миңнехановка «КАМАЗ-6282» электробусының 85 пассажирга исәпләнүе, идәне түбәндә урнашуы, аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен җайлаштырылуы хакында сөйләделәр. Транспорт энергия запасын зарядка станцияләре ярдәмендә тулыландыра. Электробусны тулысынча кору өчен 15 минут вакыт китә.

news_right_1
news_right_2
news_bot