news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Рөстәм Миңнеханов катнашында «Җиңү» ябык футбол манежын ачтылар

Татарстан Президентына футбол мәйданчыгы төзү үтенече белән Автошәһәрнең яшь футболчылары мөрәҗәгать иткән иде.

Чаллыда Рөстәм Миңнеханов катнашында «Җиңү» ябык футбол манежын ачтылар
https://tatarstan.ru

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Җиңү» ябык футбол манежын ачу тантанасында катнашты. Биредә тренировкалар өчен барлык шартлар да тудырылган: 90га 45 метрлы футбол кыры, тренажер залы, киенү-чишенү бүлмәләре, медпункт бар. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Ябык манеж — Чаллы өчен мөһим һәм кирәкле объект, якын арада Казанда тагын ике манеж һәм Түбән Камада бер манеж ачылачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан шәһәрләрендә дүрт футбол манежы төзелешенә Рөстәм Миңнеханов узган елның декабрендә старт бирде. Корылмалар төзү турындагы карар теләсә кайсы яшьтәге һәм әзерлектәге спортчылар ел әйләнәсе шөгыльләнә алсын өчен кабул ителде. Моннан тыш, Чаллыда футбол мәйданчыгы төзү үтенече белән ТР Президентына шәһәрнең яшь футболчылары мөрәҗәгать иткән иде. Хәзер биредә «Төзүче» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 700 тирәсе бала шөгыльләнә ала.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыда ачылган «КАМАЗ» яңа боз аренасында булды. Аны нибары берничә ай эчендә төзеделәр — төзелеш 2020 елның февралендә башланган иде. Бу - шәһәрдә ясалма бозлы өченче ябык шугалак. Биредә «Чаллы» спорт мәктәбеннән 600 бала шөгыльләнә, шулай ук тимераякта шуарга яки хоккей уйнарга яраткан Чаллы халкы да биредә шөгыльләнә ала.

«Без татарстанлыларның спорт, физик культура белән актив шөгыльләнүен телибез. Бу спорт сарае, спортчылар югары нәтиҗәләргә ирешә алсын, ә халык сәламәт яшәү рәвеше алсын өчен иртәдән кичкә кадәр эшләргә тиеш», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда хоккейны аеруча яраталар — 30 мең кеше хоккей белән шөгыльләнә, 9 меңгә якын бала хоккей секцияләренә йөри. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100