news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Рөстәм Миңнеханов Кама аръягы эшмәкәрләре белән очрашты

Очрашу “Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү” проекты кысаларында узды

 (Чаллы, 3 июнь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Чаллыда IТ-парк базасында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү” проекты кысаларында Кама аръягы эшмәкәрләре белән очрашты.

ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов очрашуның модераторы булды. Очрашуда министрлар һәм аларның урынбасарлары, шәһәр һәм район башлыклары, оешма җитәкчеләре, шулай ук республиканың 15 районыннан 200 эшмәкәр катнашты.

Очрашу башланганда Рөстәм Миңнеханов тагын бер тапкыр мондый чаралар үткәрү мөһимлеген искәртте. “Бу безнең бизнес белән аралашуның яңа формасы, гел вакыт табып булмый, әмма мондый очрашулар нәтиҗәле. Республикада кече бизнес 25 процент тәшкил итә. Без бизнес өчен ачык, барлык мөмкинлекләрне бергә хәл итәбез. Мин барлык сорауларга җавап та бирә алмам, әмма сезне ишетәм, язып куям һәм киләчәктә дә Россия, Татарстан һәм халык өчен хезмәт куячакбыз”, - дип ассызыклады ул.

Эшмәкәрләр сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, экопарковкалар, кече һәм урта бизнеска ярдәм, IТ-технологияләр, пассажирларга хезмәт күрсәтү, дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алулар, җир һәм башка мәсьәләләр буенча сүз кузгаттылар.

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ике сәгатьлек очрашуны тәмамлап, калган сорауларны язмача бирергә мөмкин, аларга җавап биреләчәк, диде. Очрашуда Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиевкә, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновка һәм башка затларга йөкләмәләр бирелде.

“Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү” проекты – эшмәкәрләрнең хакимият органнарының беренче затлары белән даими очрашулар сериясе. Проект, Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча, 2014 елда гамәлгә куелды. Проектның инициаторы - бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов. Очрашуда катнашучылар хакимият органнары җитәкчеләре алдына конкрет мәсьәләләр куя. Очрашуда кабул ителгән карарлар буенча беркетмә төзелә һәм ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкиле аппараты контроленә алына.

news_right_1
news_right_2
news_bot