news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда прокурор трамвай йөртүчене ике елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады

Трамвай йөртүче җәяүлеләр юлындагы рельслар аша чыкканда кызның табанын өздергән.

(Чаллы, 16 май, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәметдинова). Чаллыда прокурор укучының табанын өзгән трамвай йөртүчесен ике елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

"Татар-информ” узган елның 4 декабрендә ГЭС бистәсендә “Поликлиника” тукталышындаһәлакәт булуы турында хәбәр иткән иде. Трамвай,  җәяүлеләр юлындагы рельслар аша чыкканда, кызны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кызның табаны өзелгән.

Трамвай йөртүче хатын-кызга карата суд 29 мартта башланды. Хөкем ителүче үз гаебен танымаган.

Прокурор укучының табанын өзгән трамвай йөртүчене ике елга ирегеннән һәм транспорт идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнүдән 3 елга мәхрүм итүне сорады.

Гаепләнүченең адвокаты судтан трамвай йөртүчене аклауны үтенде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100