news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда “Президент спорт уеннары" Бөтенроссия ярышлары башланды

Мәктәп укучылары баскетбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шашка, гандбол, тег-регби, йөзү, лапта уеннары буенча ярышачак.

Чаллыда “Президент спорт уеннары" Бөтенроссия ярышлары башланды
mon.tatarstan.ru

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). Яр Чаллыда “Президент спорт уеннары" Бөтенроссия ярышларының республика этабы башланды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр ите.

"Президент спорт уеннары" 15 – 17 май көннәрендә була. Мәктәп укучылары 3х3 баскетбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шашка, гандбол, 5х5 тег-регби, йөзү, лапта уеннары буенча ярышачак.

Ярышларда Азнакай, Әлмәт, Актаныш, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Теләче, Ютазы муниципаль районнарыннан, шулай ук Чаллы һәм Казаннан 13 команда катнаша. Барысы 250 кеше киләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100