news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чаллыда полиция предприятиеләргә, оешмаларга килә

Зур хезмәт коллективлары белән очрашу үзенә күрә профилактика чарасы да булып тора

 (Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Эчке эшләр идарәсе полиция хезмәткәрләре Чаллы предприятие һәм оешмаларында очрашулар үткәрәләр.

Тикшерү бүлеге башлыгы Альберт Сорокин трамвай идарәсендә һәм “Чаллы икмәге” акционерлар җәмгыятендә булып, шәһәрдәге оператив хәл белән таныштырды, узган елда полиция хезмәткәрләре башкарган эшләр, киләчәккә планнар турында сөйләде. Элемтә чараларын, интернетны яисә банк карталарын үз файдаларына бик оста кулланучы мошенниклар ятьмәсенә эләкмәскә чакырды. Шулай ук интернет аша автомобиль сатучылар белән сак эш итәргә, шикле хәйрия чараларында катнашмаска киңәш итте, дип яза “Шәһри Чаллы” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100