news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда полиция хезмәткәрләре бер ир-атның өендә 738 литр контрафакт аракы тапкан

58 яшьлек ир-атны өч миллион сум күләмендә штрафка тартырга яки өч елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда полиция хезмәткәрләре бер ир-атның өендә 738 литр контрафакт аракы, шәраб һәм коньяк тапкан, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

Гомуми бәясе 100 мең сумга якын торган спиртлы эчемлекләрнең лицензиясе булмаганлыктан, полицейскийлар аларның барысын да конфискацияләгән.

Әлеге факт нигезендә «Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне законсыз төстә җитештерү һәм әйләнешкә кертү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

58 яшьлек ир-атны өч миллион сум күләмендә штрафка тартырга яки өч елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.  

news_right_1
news_right_2
news_bot