news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда поликлиникадан 224 кешене эвакуацияләгәннәр

Подвалда электр үткәргечләрдәге кыска ялганыш аркасында бинага төтен таралган.

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Чаллыда Яңа шәһәрдә төтен баскан поликлиникадан 224 кешене эвакуацияләгән. Аларның 150се поликлиникага килүчеләр, 74е персонал, дип җиткерә "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Ачыкланганча, подвалда электр үткәргечләрдәге кыска ялганыш аркасында бинага төтен таралган. Ут чыкмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot