Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда - “Погонлы Кыш бабай” акциясе
Алар Чаллыдагы 600гә якын гаиләдә кунак булырга җыена
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Чаллыда “Погонлы Кыш бабай” акциясе башланды. Аның кысаларында Яңа ел костюмнары кигән полиция хезмәткәрләре автокалада яшәүче ике гаиләдә булды инде. Аларның берсендә 9 бала үссә, икенчесендә әбиләре 2 кечкенә оныгын тәрбияли.
Күп балалы гаиләне полиция Кыш бабае чыршы һәм тәм-томнар белән куандырды. 5 яшьлек Тимур һәм 7 яшьлек Романга үзләре көткән “Лего” конструкторын бүләк иттеләр. 13нче комплекста яшәүче әлеге гаиләдә полиция Кыш бабаеның дуслары – “Безнең мирас” Хәйрия фонды активистлары булып киткән иде инде, алар 2 катлы карават урнаштырды.
Яңа ел акциясе 18 гыйнварга кадәр дәвам итә. Шушы вакыт эчендә погонлы Кыш бабай Чаллыдагы 600гә якын гаиләдә булыр дип көтелә, дип белдерә “Шәһри Чаллы” басмасы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз