Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда Песошин Бөек Ватан сугышы ветераннарына «Җиңүнең 75 еллыгы» медален тапшырды
Юбилей бүләкләрен 11 сугыш ветеранына һәм камалыштагы Ленинградта яшәүче бер хатын-кызга бирделәр.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Бүген Чаллы шәһәр советы утырышы алдыннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышы ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» медальләрен тапшырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлыгы 11 сугыш ветераны һәм камалышта калган Ленинградта яшәүче бер хатын-кыз юбилей бүләкләре белән билгеләп үтелде, диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.
Алексей Песошин ветераннарга күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. «Сез дөньяны көрән чумадан коткардыгыз. Безнең бурыч — берәүнең дә тарихны яңадан язарга теләге тумасын иде. Сез — җиңүчеләр! Без һәрвакыт сезгә тигезләшәбез», — дип искәртте ул һәм бүләкләнүчеләргә нык сәламәтлек теләде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев, үз чиратында, 2020 елны, Җиңүнең 75 еллыгы булганга, үзенчәлекле ел дип атады.
«Хөрмәтле ветераннар, сезнең барыгызның да тормыш юлы төрле, әмма яшь чакта сезне уртак бәла — Бөек Ватан сугышы берләштерде. Сезнең буын кешеләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы аркасында без бүген ирекле илдә яшибез», — диде шәһәр башлыгы һәм бүләкләнүчеләргә зур рәхмәтен җиткерде.
Тантаналы чара шәһәрнең Балалар һәм яшьләр иҗаты сарае базасында эшли торган «Җиңүгә юл» хәрби-тарихи музеенда узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз