Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда пенсионер әби өенә ялган дәвачыны керткән һәм 300 мең сум акчасыннан колак каккан
Хәзерге вакытта аферистка карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда пенсионер әби өенә ялган дәвачыны керткән һәм 300 мең сум акчасыннан колак каккан. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Чаллыда яшәүче 71 яшьлек пенсионер полицейскийларга хәбәр иткәнчә, аның өенә таныш булмаган хатын-кыз кереп, әбидә бозым булуын әйткән һәм аны чыгарырга тәкъдим иткән. Үз эшенә керешкәч, өйдә булган бөтен акча һәм кыйммәтле әйберләрне алып килүен сораган. Чакырылмаган кунак аларның барысын да конвертка салган, әфсенләгән, шуннан соң хуҗабикәгә биргән һәм берничә көн ачмаска кушкан.
Нәтиҗәдә, пенсионер әби 302 мең сум акчасыннан колак каккан. Хәзерге вакытта аферистка карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз