Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда пациентның аортасы өзелүдән саклап калып, уникаль операция ясаганнар
Ашыгыч операцияне Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә 4,5 сәгать ясаганнар.
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва).Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә аортага уникаль операция ясаганнар. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Август ахырында санитар авиация Татарстанда яшәүче 43 яшьлек ир-атны Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерә. Табиблар күкрәк аортасы өзелү һәм катламлану диагнозы куя. Ир-атның аркасында һәм күкрәгендә көчле авыртулар булган.
«Бу очракта аз гына кичектереп тору да үлем белән яный. Пациентны алып килү белән компьютер томографиясе ясадык, ул плевраль куышлыкта 2,5 литрга якын кан булуын күрсәтте», — диелә хәбәрдә.
Әйдәп баручы белгеч Рәмис Якубов җитәкчелегендәге хирурглар командасы аортаны протезлаштыру буенча ашыгыч операция ясый. Бу зарарланган өлешне ясалма тамыр белән алмаштыруны күздә тота, дип аңлаттылар министрлыкта.
Эндопротезлаштыру вакытында өзлегүләр булдырмау операцияне катлаулы һәм уникаль иткән. Чөнки аорта җәясеннән баш миен кан белән туендыра торган башка мөһим кан тамырлары чыга.
«Нәкъ шуңа күрә Чаллы табиблары күтәрелмә аортаны, аның җәясен һәм төшмә аортаны берьюлы протезлаштырып гибрид процедура башкарды», — диделәр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Гадәттә тормышка куркыныч яный торган мондый очракларны зур кисемнәр ярдәмендә хәл итәләр. Әмма мондый ысул процедураның озак дәвам итүе белән куркыныч һәм шул сәбәпле инсульт булырга, пациент үләргә мөмкин.
Пациентның максималь иминлеге өчен операция вакытында ясалма кан әйләнеше аппараты кулланганнар.
Операция 4,5 сәгать дәвам иткән. Хәзер пациентың гомеренә бернинди дә куркыныч янамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз