Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда ОРВИ буенча күпьеллык күрсәткечләр 1,7 тапкыр арткан
Автошәһәрдә узган атнада кискен респиратор вирус инфекцияләренең 5 мең 238 очрагы ачыкланган.
(Чаллы, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыда узган атнада ОРВИ буенча күпьеллык күрсәткечләр 1,7 тапкыр арткан. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге хәбәр итә.
Автошәһәрдә җиде көн эчендә көчле респиратор вирус инфекцияләренең 5 238 очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта грипп очраклары теркәлмәгән.
Авыру күрсәткече 10 мең кешегә 98,1 авыру туры килә. Авырулар саны күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 1,7 тапкыр артыграк. Узган атна белән чагыштырганда чирләгән кешеләр саны 15 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз