news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ОРВИ белән авыручылар саны арта

Узган атнада шәһәрдә көчле респиратор вирус инфекцияләренең 2028 очрагы теркәлгән.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ОРВИ белән авыручылар саны арта, дип хәбәр итә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Чаллы бүлеге.

Узган атнада шәһәрдә көчле респиратор вирус инфекцияләренең 2028 очрагы теркәлгән. Авырулар саны 10 мең кешегә 38,6 тәшкил итте. Ул уртача күпьеллык күрсәткечләрнең 63,3 процентка артуын күрсәтә.

Алдагы атна белән чагыштырганда авырулар саны 14,8 процентка арткан.

Элегрәк «Татар-информ» ОРВИ белән авыручылар санының кискен артуы турында хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot