news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда онлайн рәвештә авыз ачу мәҗлесе үткәрделәр

Чаллы имамнары Коръән хәтем кылуны социаль челтәрләрдә башкара. Көн саен 11:00 сәгатьтә бер җүз укыла.

Чаллыда онлайн рәвештә авыз ачу мәҗлесе үткәрделәр
http://dumrt.ru/

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). 27 апрель көнне Чаллы шәһәре имамнары бергәләшеп online рәвештә авыз ачу мәҗлесе үткәрделәр. Әлеге чара Zoom кушымтасында барды. Хәзрәтләр 18:30 сәгатьтә online рәвештә бергә җыелышканнан соң вәгазь сөйләнде, Коръән укылды һәм дога кылынды. Online мәҗлес азан әйтелгәннән соң авыз ачу белән тәмамланды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рамазан ае Коръән ае буларак билгеле булганга күрә, узган елларны Чаллы шәһәре мәчетләрендә Рамазан ае дәвамында, мәхәллә кешеләре белән берлектә, Аллаһ китабын хәтем кылалар иде. Бу елны Коръән хәтем кылуны Instagram һәм YouTube социаль челтәрләрендәге мөхтәсибәт каналларында үткәрергә карар кылганнар.

Чаллы шәһәре мөхтәсибәте 23 апрель көнне онлайн рәвештә үткәргән имамнар җыелышында Коръән хәтем кылуны шул рәвешле үткәрергә дигән нәтиҗәгә килде. Аллаһ китабын хәтем кылуны шәһәребез имамнары алып бара, көн саен 11:00 сәгатьтә бер җүз укыла.

Бүгенге көнгә чаклы, 28 апрель, 4 җүз (80 бит) укылды. Шулай ук Рамазан ае дәвамында һәр көн ифтар алдыннан 18:30 сәгатьтә online дәресләр үткәрелә. Алар кояш баегач азан әйтеп, ифтар һәм аннан соң дога кылып тәмамлана, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100