news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда онкология авырулары буенча профилактика мәктәбе чираттагы дәрескә чакыра

Белгечләр химиотерапиядән соң профилактика чараларын күрү, реабилитация узу һәм компенсация алу турында сөйләячәкләр.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 30 гыйнварда 15.00 сәгатьтә Татарстанның Чаллы шәһәрендә, М.Җәлил исемендәге китапханә базасында онкология авырулары һәм аларның туганнары өчен Пациент мәктәбе дәресе үтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Республика онкология диспансерыннан хәбәр иттеләр.

Әлеге очрашуда химиотерапиядән соң профилактика чаралары күрү, реабилитация узу һәм компенсация алу турында сөйләячәкләр. Сорауларга җаваплар һәм шәхси очраклар буенча консультация алу мөмкинлеге булачак. Белгечләр белән очрашуда теләге булган һәркем катнаша ала.

Искәртеп үтик, «Пациент мәктәбе» проекты Чаллыда 2013 елның гыйнварыннан эшләп килә. Шушы вакыт эчендә төрле темаларга 36 очрашу оештырылып, анда онкология белән авырган һәм аларның туганнары, барлыгы 1500 кеше катаншып, түләүсез консультация, мәгълүматлар, психологик һәм хокуки ярдәм алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot