Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда җомга көнне 13ендә 11 пар өйләнешергә җөрьәт иткән
Җомга 13ен гадәттә шикле көн дип юраучылар бар.
(Чаллы, 13 октябрь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда җомга көнне, 13ендә 11 пар өйләнешергә җөрьәт иткән.
Җомга, 13ен гадәттә шикле көн дип юраучылар бар. Ул көн бәхетсезлек китерә, диючеләр, мистик вакыйгалар белән бәйләүчеләр дә очрый. Шуңа да бу көнне мөһим эшләр күзалланмый. Өйләнү турында сүз дә юк.
Әмма Чаллы ЗАГСында бу көнне никахлашырга 11 пар килгән. Шуларның берсе - Григорий һәм Анна Аксаковлар. Аларда бүген икеләтә бәйрәм – яңа гаилә корыла һәм кияүнең туган көне дә.
Аксаковлар кыю гына түгел, бик үзенчәлекле пар да булып чыкты. Беренче гаилә документларына алар агачтан тышлык ясап килгән. Яшь гаилә әйтүенчә, ул аларның таныклыгын гына түгел, гаилә учагын да саклаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз