news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда очрашуда шагыйрь Рәмис Аймәт үз җырларын үзе башкарды

Чаллы китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәтнең иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). 22 март көнне, Халыкара шигърият көне уңаеннан, Яр Чаллы шәһәр үзәк китапханәсендә М. Җәлил, Һ.Такташ исемендәге премияләр лауреаты, төрки халыклар поэзиясе фестиваленең Х. Байкара исемендәге әдәби бүләк иясе, танылган шагыйрь, «Шомырт салкыннары», «Айның аръягында», «Бозлы җилкәннәр», «Тоткындагы ирек» һәм башка татар, рус, төрек, әзербәйҗан телләрендә дөнья күргән шигырь җыентыклары авторы, Татарстан язучылар рәисе урынбасары Рәмис Аймәтнең иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге сайтында хәбәр ителә.

Чара Чаллы шәһәренең Татар драма театры артистлары чыгышы белән башланып китте. Алар бар тамашачыларның күңеленә үтеп керерлек итеп шагыйрьнең лирик шигырьләреннән тезмә укыдылар.

Рәмис Аймәт очрашу барышында үзенең тормышы, иҗатка килү юлы хакында аерым бер җылылык белән бәян итте. Шул рәвешле ул китап сөючеләрне үз дулкынына көйләп, аның укуында яңгыраган шигырьләр дөньясына сихерләп алып кереп китә алды. Шагыйрьгә адресланган сораулар да шактый булды. Аймәт һәркайсына үз итеп, яратып җавап бирде. Табигый рәвештә җанлы, җылы әңгәмә килеп чыкты.

Кичәдә композитор-башкаручы Зөлфия Җиһан Р.Аймәт сүзләренә язылган җырларын бүләк итте.

Кичәдә шагыйрьнең каләмдәш дуслары да катнашты. Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, язучылар Рәшит Бәшәр, Әлфия Ситдыйкова, Айрат Суфиянов, Рәзинә Мөхияр һәм башкалар авторга җылы сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.

Аралашу барышында шигърият сөючеләр үзләре өчен яңа дөнья ачтылар, Рәмис Аймәт иҗаты белән таныш булганнар да күп яңалык һәм өр-яңа хисләр алып китте очрашудан.

Кичә азагында Рәмис Аймәт, ихлас рәхмәтен белдереп, үз шигырьләренә иҗат ителгән популяр җырларын башкарды. Әлеге очрашу килгән кунаклар күңелендә якты хатирәләр калдырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100