news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда әнисенең банк картасыннан акча урлаган яшүсмергә карата эш кузгатылган

Урланган акчаларны егет үзе теләгәнчә тоткан.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Чаллыда әнисе карточкасыннан акча урлаган яшүсмергә карата эш кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте. 

Ачыкланганча, әни кешенең банк картасыннан 17 яшьлек улы акча урлаган һәм бөтен акчаны туздырган. Мондый хәл беренче тапкыр гына күзәтелмәгән.

Банк счетыннан акча урлау турында эш кузгатылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot