news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда “Нелегал-2016” операциясе бара

Аларның күбесе Урта Азия илләреннән килгәннәр.

 (Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”). Чаллыда законсыз рәвештә килеп яшәүче мигрантларны ачыклау буенча “Нелегал-2016” операциясе бара. Бер ай эчендә хокук саклау органнары шундый 200 кешене ачыклаган. Аларның күбесе Урта Азия илләреннән килгәннәр.

Нәтиҗәдә, закон бозган өчен чит илләрнең 80 кешесе штрафка тартылган, мигрантларны исәпкә алганда канун бозган 38 Чаллы кешесенә админстратив чаралар кулланылган. Тикшерү барышында 43 мигрант законсыз эшкә урнашкан булуы һәм аларны 39 хосусый оешма җитәкчеләре хезмәткә канун бозып алуы хакында да билгеле булган. Шул арада 10 мигрант суд карары белән Россиядән мәҗбүри кайтарып җибәрелгән. Бу хакта бүген “Шәһри Чаллы” газетасы язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot