Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда муковисцидоз авыруыннан интегүче балаларны Яңа ел белән тәбрик иттеләр
Бүген Автокалада «муковисцидоз» диагнозы куелган 20 бала яши.
(Чаллы, 28 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда «муковисцидоз» диагнозы куелган балаларны Яңа ел белән тәбрик иттеләр. Чара «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында узды.
«Быел акциягә 8нче «Техник инвентарьлаштыру бюросы» республика дәүләт унитар предприятиесенең районара филиалы хезмәткәрләре дә кушылды, алар «муковисцидоз» диагнозы куелган балаларга Яңа ел бүләкләре сатып алды, ә Шәһәр студентлар советы акция кысаларында җыелган уенчыклар әзерләде. Кичә Кыш бабай һәм Кар кызы балаларны өйләренә килеп котлады. Бүген калган балаларга да бүләкләр тапшырылачак», - диде «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә муковисцидоз авыруыннан интегүче балаларга ярдәм күрсәтү буенча «Дыши со мной» коммерцияле булмаган партнерлыгы директоры Наталья Володина.
10-26 декабрь көннәрендә шәһәрдә Кама балалар медицина үзәгендә дәваланучы һәм муковисцидоз авыруыннан интегүче балаларга бүләкләр җыйдылар. Акцияне Шәһәр студентлар советы Чаллы мәктәп укучылары советы белән берлектә ел саен үткәрә.
Бүген Автокалада «муковисцидоз» диагнозы куелган 20 бала яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз